Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат бердәмросслары “Ветеран өчен канәфер” акциясе игълан итте

    "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе игълан иткән әлеге акция 9 май - Җиңү бәйрәмендә һәр сугыш ветеранына кулдан ясалган канәферләр бүләк итүне күздә тота.

    Акциядә балалар бакчалары, мәктәпләр, кул эшләре осталары катнашып, ветераннар өчен төрле материаллардан канәфер чәчәкләре ясаячаклар. Чын күңелдән ясалган кызыл чәчәкләр Җиңү каһарманнары өчен кадерле бүләк, ә акция яшь буында патриотлык хисләре тәрбияләүче чара булачак, диләр бердәмросслар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: