Нурлат бердәмросслары ветераннар фотоларыннан альбом әзерли
"Истәлеккә фото" - "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шул исемдәге акция игълан итте. Кайбер башлангыч бүлекчәләрдә акциягә кушылырга да өлгерделәр инде.
Бердәмросслылар ветераннарның өйләренә барып, бәйрәм белән котлыйлар, хәлләрен белешләр, ә азактан бергәләшеп фоторәсемгә төшәләр. Җирле бүлекчәнең башкарма комитетында әлеге фоторәсемнәрне туплап, альбом ясарга, шул рәвешле бүген инде сафлары сирәгәя барган ветераннар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерергә җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев