Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары яңа проект булдырды

Бүген, 17 мартта, "Бердәм Россия"нең Нурлат җирле бүлеге "Дружба микрорайоны" башлангыч бүлекчәсендә "Салават күпере" партия проекты старт алды.

Проектның төп максаты - микрорайонда яшәүче төрле милләт халыклары арасындагы тату мөнәсәбәтләрне ныгыту, милли йолалар, гореф-гадәтләренә карата ихтирамлы караш тудыру. Аның барышында микрорайонда яшәүче төрле - татар, урыс, чуваш, үзбәк гаиләләре арасында татулык җепләре урнаштырылачак. Бүген, мәсәлән, Фадеевлар, Ежовлар, Абдрахмановлар гаиләләре Тәгъзимә һәм Фазыл Мостафиннарда булып, татар культурасы, йолалары, милли кухнясының үзенчәлекләре белән таныштылар, түгәрәк өстәл артында милләтара татулык, толерантлык турында сөйләштеләр. "Барыбызның да тамырларыбыз бер һәм безнең бүлешер бернәрсәбез дә юк. Гомер-гомергә төрле милләт халыклары белән дус-ату яшәдек, алга таба да шулай булачак", - ди гаилә башлыгы Фазыл Мостафин. Азактан исә клубның чираттагы очрашуы Ежовлар гаиләсендә, рус культурасы үзенчәлекләренә багышлап үткәреләчәк, дип килештеләр. "Салават күпере" клубы әгъзалары район күләмендә үткәрелә торган чараларда да бергәләшеп катнашырга исәплиләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X