Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат бухгалтерлары Чистайда уку уздылар

    Сишәмбе көнне үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм финанс палатасы бухгалтерлары ата-ана кертемнәрен исәпләү һәм алар турындагы мәгълүматларны БАРС-бюджет системасына кертү темасына багышланган укуларда булып кайттылар.

    - Чистайда узган уку-өйрәнүләрне Мәгариф һәм фән, Финанс министрлыклары һәм "БАРС-ГРУП" жьмгыяте үткәрде, - ди мәгълүмати-методик үзәк методисты Гөлсинә Измайлова. - Әлеге проблема безнең районда гына түгел, бөтен республиканы борчый. Сораулар күп. Шәхсән безгә килгәндә, программа эшкәртелә. Сентябрь аенда компенсация алмаучылар аны ала башлады. Акрынлап кына бу эш җайга салыначак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: