1 февральгә кадәр районның 331 чыгарылышы БДИ тапшыру фәннәрен сайларга тиеш.
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, чыгарылышлардан гаризалар тапшыру 25 гыйнварда төгәлләнә. БДИларны алдан тапшыру этабы 23 марттан 24 апрельгәчә узачак. Төп чор - 25 май-26 июнь. Имтиханнарны бирә алмаучылар аларны яңабаштан сентябрь аенда махсуслаштырылган үзәкләрдә тапшырачак. Быел бездә имтиханнар бары тик бер пунктта - шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә генә узачак.