Реклама
Бүген, каникулның беренче көнендә районның 385 чыгарылыш укучысы рус теленнән сынау режимында БДИ тапшырды.
- Сынау режимындагы имтихан Федераль тестлаштыру үзәге материаллары буенча чыгарылышларны сыйфатлы итеп әзерләү максатыннан оештырылды, - ди БДИ буенча координатор Неля Гыйззәтуллина. - Әлегә имтиханнар сынау режимында узса, май азагында рәсми рәвештәгеләренә старт биреләчәк. Сынау режимында имтихан тапшыру 2 пунктта узды. Чыгарылышлар җаваплар бланкларын тутыру кагыйдәләре белән таныштылар һәм шул вакытта үз белем дәрәҗәләрен тикшерә алдылар. Сынау режимындагы имтиханнарның нәтиҗәләре 2 атнадан соң билгеле булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз