Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат чыгарылышларына аграр белгечлекләр турында сөйләделәр

Бүген Нурлат аграр техникумы базасында район һәм шәһәр мәктәпләре чыгарылышлары район башлыгы Равил Кузюров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җаббаров, Казан Дәүләт аграр университеты, Ветеринария медицинасы академиясе һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар әзерләүче башка белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән очраштылар.

Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайларга чакырды. Марат Җәббаров үз чыгышында республикада аграр белгечлекләр алырга теләүче студентлар өчен яңа мөмкинлекләр тудырылуын, хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы белгечләренең тормышын уңайлыклы итү буенча программалар белән таныштырды. Шунда ук барлык уку йортлары вәкилләре дә үзләрендәге белгечлекләр, шартлар турында җентекләп сөйләделәр. Очрашу чыгарылыш укучылары һәм кунаклар арасында җанлы аралашу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат чыгарылышлар