Бу көннәрдә шикәрчеләр бистәсендәге Халыклар дуслыгы паркында төзелеш эшләре башланып китте - подрядчы оешма эшчеләре паркның тирәсен коймалау белән мәшгуль.
Билгеле булганча, парк "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән үткәрелгән халык социаль проектлары конкурсында җиңеп алынган Грант хисабына ясала.
- Якын араларда төзүчеләр паркта брусчатка түшәүне башлап җибәрергә планлаштыралар, - ди парк проектының авторы Татьяна Фадеева. - Шул ук вакытта милли диаспоралар да үз мәйданчыкларын җиһазлау өчен атрибутлар әзерли. Быел көздән өмәләр оештырып, парк территориясенә агач-куаклар утыртып калдыру да планлаштырыла икән. Анда да төрле милләт халыклары бергәләшеп эшләячәк. "Дуслык" паркы район һәм шәһәр халкын берләштерүче һәм дуслаштыручы мәдәни ял итү урыны булачак бит.