Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат егете Истанбул ярыммарафонына да барып җитте

Нурлатлы Наил Нәбиуллин тормыш иптәше Гөлчәчәк белән Төркиянең Истанбул шәһәрендә үткән җиңел атлетика ярыммарафонында катнашты.

Финиш сызыгын Наил башына татар түбәтәе, ә Гөлчәчәк калфак киеп йөгереп узган.

Яшь гаилә йөгерү белән инде күптәннән мавыга, Татарстанда узган ярыммарафоннарның да даими катнашучылары алар. Ә Төркиядә йөгерү ярышларында катнашу алар өчен зур хыял булган.

– Истанбул – ике континетка урнашкан уникаль шәһәр һәм мин аңа, аның матурлыгына күптәннән гашыйк һәм, әлбәттә, анда йөгерәсе килү теләге дә зур иде. Һәм ярыммарафон бу теләкне чынга ашыру өчен бик яхшы сәбәп булды, – дип ярышлардан соң икенче көнне Төркиядән телефон аша тәэсирләрен уртаклашты Наил Нәбиуллин. – Трасса бик уңайлы, Мәрмәр диңгезе яры буйлап

йөгердек. Бездә әле карлар гына эри, ә биредә инде бик җылы, рәхәт, бар җирдә дә чәчәкләр үсеп утыра.

Наил әйтүенчә, Истанбул ярыммарафонында Татарстаннан 20ләп кеше катнашкан. Наил ярыммарафонда – 21, Гөлчәчәк 10 километр арага йөгергәннәр.

– Ярышларның оештыру дәрәҗәсе шаккатырды. Трассада эчемлекләр тәкъдим итәләр, волонтерлар эшли, алар бик игътибарлы, шәһәр халкы да теләктәшлек күрсәтә. Ә финишка без Татарстан байрагы белән килеп кердек. Шулай итеп яраткан республикабызны һәм Нурлатны да таныттык, – дип дәвам итә Наил. – Ярыммарафоннан соң безнең түбәтәйләрне күреп, яныбызга килеп, безнең кайсы милләттән булуыбыз белән кызыксынучылар күп булды, катнашучы һәм Төркиядә яшәүче милләттәшләребез белән дә аралаштык. Гомумән, ярыммарафон бик көчле тәсирләр калдырды. Оештыру ягыннан безнең өчен өйрәнәсе нәрсәләр бар әле монда дигән нәтиҗәгә килдек. Ә ярышларда катнашучыларны Казанда 5 майда узачак марафон ярышларына чакырдык.

Истанбул ярыммарафоны Халыкара җиңел атлетика федерациясе ассоциациясенең алтын статусына ия. Быел ярыммарафон 14нче тапкыр үткәрелде һәм анда дөньяның 100ләп иленнән 7 меңләп кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев