Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат егетен Президент полкында үз иткәннәр

Көзге чакырылыш кампаниясендә РФ Президенты полкына хезмәткә киткән Динар Сафиуллин кавалерия почет эскортына сайлап алынган. Район тарихында мондый дәрәҗәле полкта хезмәт итүче бердәнбер егет ул.

- Динарның мәктәп елларындагы хыялы тормышка ашты, - дип баласының хәбәрләре белән уртаклашты әнисе Рушания ханым. - 7 сыйныфтан башлап хәрби булырга хыялланды, Югары Нурлат ат заводында да бик теләп шөгыльләнде. Шөкер, улым хәзер бик дәрәҗәле полкта хезмәт итә. Февральнең 12сендә армиягә китүенә 3 ай була. 13 декабрьдә хәрби ант кабул итү чарасында катнашып кайттым. Улым хезмәт итә торган 500 ке-шелек полкта 15 Татарстан егете дә бар икән. Хезмәт шартларын күреп бик сөендем.
Бу көннәрдә Президент полкының почет эскорты Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм парадына әзерлек белән мәшгуль икән. Илбашы Владимир Путин бүләк иткән атта Нурлат егете Динар да чыгыш ясаячак, ди. 1нче номерлы полкта Нурлат егетен җылы кабул иткәннәр. Спорт, эрудиция, интеллектуаль яктан да Динар полк итәкчелегендә уңай тәэсирләр калдырган. Иң җаваплы пост, нарядларны да ышанып йөклиләр икән. Еш кына хезмәттәшләре һәм полк җитәкчелеге үзенә "Путинга охшагансың син", дип тә җибәрә икән әле.
Армия хезмәтенең башы гына булса да, егет инде бүгеннән үк 3 еллык контрактка әти-әнисеннән рөхсәт алып куйган.
- Олы хыялларыма юл яру дип саныйм, - дип Динар үзе дә телефоннан сөенечләре белән уртаклашып. - Армия мәктәбе алга таба тормышта үз урынымны табарга ярдәм итәр дип өметләнәм. Нурлат әлеге омтылышларыма ышанычлы нигез салган, мин туган шәһәремә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат