Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат егетләре армиягә китеп бетте

Бүген, 15 июльдә, язгы чакырылыш компаниясе төгәлләнде.

Нурлат шәһәре хәрби комиссариаты әлеге чакырылыш компаниясен 100 процентка үтәгән.
- План нигезендә бу чакырылышта барлыгы 100 егетне армия сафларына озаттык, - ди хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы Илдус Мазияров. - Нурлат егетләре төрле гаскәрләрдә хезмәт итәләр - коры җир гаскәрләренә, диңгез флотына, һава десантына эләгүчеләр дә бар. Егетләребез Ерак Көнчыгыш, Калиниград, Севастопольдә хезмәт итәчәк. Призывникларның 15е армиягә югары белем белән китте. Аннан бу чакырылшта 39 егет машина йөртүчегә укып, "права"лар алып китәргә дә өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат