Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат егетләре Җиңү парадында катнаша

9 май көнне Мәскәүдә узачак зур Җиңү парадында Нурлат егетләре Риназ Мостафин белән Динар Сафиуллин да катнашачаклар.

Риназ белән Динар - икесе дә гимназия чыгарылышлары. Риназ армиягә язын, ә Динар көзге чакырылышта алынган булган.
- Улым Риназ Башкортостанның зенит-ракета хәрби частендә хезмәт уза. Армиягә Әлмәтнең политехник техникумын тәмамлаганнан соң, үзе теләп китте, - ди әнисе, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Мостафина. - Хәрби парадка бик җентекләп тикшереп алдылар үзләрен. Мәскәүгә зенит-ракета комплексларын эшелоннарга төяп, инде 17 февраль көнне үк юл алганнар иде. Берничә ай дәвамында Мәскәү янындагы Алабино поселогында хәрби парадка әзерләнделәр. Хәрбиләргә әзерлек белән бергә мәдәни программа да каралган, төрле экскурсияләргә, концертларга, чараларга йөрделәр.
Хәзер парадта катнашачак хәрбиләрне Мәскәүгә күчергәннәр икән инде. 29 апрелдь һәм 4 майга каршы төндә Кызыл мәйданда репетицияләр үткәргәннәр. Ә 7 май көнне генераль репетиция булган.
- Репетицияләрнең туры трансляцияләрен төне буена карадым, - ди Розалия Усмановна. - Улым утырган комплексның кайсы рәттә, ничәнче булып барганына кадәр беләм. Бик дулкынландым да, улым өчен горурландым да. Үзе дә бик шат. Төн уртасы булса да, урам тулы халык, мәскәүлеләр репетицияләрне карарга чыгалар, фотоларга төшерәләр, ди.
Гимназиянең тагы бер чыгарылышы - Динар Сафиуллинның Президент полкы каршындагы почетлы кавалерия эскорты составында хезмәт итүе турында язган идек инде. Ә Җиңү парадында Президент атын иярләячәк икән Динар. Икесе дә әлеге мөһим чарада катнашсалар да, күрешергә туры килмәгән икән әле Нурлат егетләренә. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкми, чөнки Җиңү парадында Кызыл мәйдан буйлап 15 меңләп солдат һәм офицер узачак бит. Алар арасында Нурлатның ике солдат улы булу - барыбыз өчен дә горурлык ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат