Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат елгаларының суы тикшерелә

Районыбызның көньяк өлешеннән Кондырча елгасы ага, көнчыгыштан көнбатышка таба аның аша Зур Чирмешән елгасы үтә. Бу елгаларның суы, аның сыйфаты ай саен Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең аналитик контроль махсуслаштырылган инспекциясе тарафыннан тикшерелә.

Бу атнада алар Зур Чирмешән елгасының Заречный авылындагы өлешеннән суны тикшерүгә алдылар. Бу ноктада мондый тикшеренүне белгечләр кышын үткәргән булган.
- Нурлат райоынындагы елгаларга мониторинг 25 ел дәвамында алып барыла. Без суны химик составын тикшерүгә алабыз, лабораториядә аңа тулы анализ ясала, - ди инспекциянең әйдәп баручы белгече Светлана Хамзина. Су алыр өчен җайлаштырылган колбалар, банкалар, чиләк - инспекция белгечләренең күренеп торган атрибутлары. Махсус сыешлыкларны сак кына су белән тутыралар һәм лабораториягә алып кайталар. Урында ук алар суга визуаль бәя бирделәр, Чирмешән суының чиста, кушылмаларсыз булуын билгеләп үттеләр.
Елгаларга мониторинг ай саен алып барылса, белгечләр чистарту корылмалары тирәсендәге сулыклардан суны кварталга бер тапкыр тикшерүгә алалар. Узган атнада Каравыл Тавы яныннан алынган суга үткәргән тикшерүләр безнең районда чистарту корылмалары янылагы суның шулай ук чиста булуын күрсәткән. Инспекция белгечләре суга анализны халыктан кергән шикаятьләр буенча да ясый. Мәсәлән, күптән түгел Мораса елгасының суын тикшергәннәр. Гадәттә, уяу халык елгаларга читтән сулар агып төшкәндә, тавыш күтәрә. Бу очракта лабораториядә суга анализ ясала.
- Инспекция белгечләре су сыйфаты белән бергә туфракны, һаваны тикшерү буенча да зур эш алып баралар, - ди Нурлат районының табигатьне саклау буенча инспекторы Рөстәм Ногманов. - Химик состав күрсәткечләре һәм тиешле нормадан артып китү очраклары булганда, пычратуның чыганагын табу һәм җаваплылыкка тарту өчен административ тикшерү үткәрәбез.
Якын араларда Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең аналитик контроль инспекциясе белгечләре янә безнең районда эшләячәкләр. Бу юлы "Чиста һава" республика акциясе кысаларында алар автомобильләрдән бүленеп чыккан газларны үлчәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат