Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат эшмәкәре арболит блоклар җитештерергә алынмакчы

Каравыл Тавы эшмәкәре Вячеслав Арбузов үз пилорамасында арболит блоклар җитештерү заводы ачарга җыена.

Моның өчен хәзер бинада әзерлек эшләре бара, эшмәкәр җиһазлар кайтару һәм яңа юнәлешне ачып җибәрүнең яңа юлларын эзли. Арболит блоклар - йомычкаларны ваклап, цемент һәм ком катнаштырып әзерләнә һәм экологик яктан куркынычсыз санала. Төп материал - йомычка һәм пычкы чүбе исә Вячеслав Арбузовның пилорамасында җитәрлек. Арболит блоклар ясый башлау исә калдыкларсыз җитештерүгә чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип саный эшмәкәр. Үз эшчәнлеген рәсми төстә 2008нче елда ачып җибәргән Вячеслав Олеговичның предприятиесендә бүгенге көндә төрле төр такталар, борыслар, рәшәткәлекләр, заказчының үлчәмнәре буенча буралар ясыйлар, район һәм республиканың төрле оешма-предприятиеләреннән кергән заказлар буенча да эшлиләр, төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек итәләр. Предприятиедә Каравыл Тавыннан, тирә-як авыллардан һәм Нурлаттан барлыгы 15 кеше хезмәт куя. Шәхси эшмәкәр авылны төзекләндерүгә өлеш кертә, хәйрия акцияләрендә катнашып тора. Кайчандыр үз эшчәнлеген бер трактор һәм пилорамадан башлаган эшмәкәрнең предприятиесендә хәзер дистәдән артыграк техника, 2 гектарлы җитештерү мәйданчыгы исәпләнә, биредә шулай ук агачны сыйфатлы эшкәртү өчен төрле төрдәге станоклар бар. Арболит блоклар ясау исә эшмәкәргә җитештерүнең чираттагы яңа баскычына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Бу хакта тулырак газетабызның җомга номерыннан укый аласыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат