Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат эшмәкәре җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштреүгә каршы тору турындагы законны үтәмәгән

Нурлат шәһәр прокуратурасы Нурлат эшмәкәренең җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы законның үтәвен тикшергән.

Ул түләүләрне кабул итүче оператор буларак, эчке контрольне оештыруда законның үтәлешен тәэмин итмәгән, ягъни алда күрсәтелгән законның үтәлеше йөзеннән кассир-операционист өчен беренчел, өстәмә һәм максатчан инстурктаж үткәрмәгән. Шулай ук шәхси предприятиедә җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору максатыннан булдырылган эчке контроль кагыйдәләрендә инде үз көчен югалткан норматив актларга сылтамалар бар.
Прокуратура эшмәкәргә карата представление чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат