Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат эшмәкәрләрен экспериментта катнашырга чакыралар

Татарстан мәгълүматларны автомат рәвештә салым службасына тапшыручы контроль-касса аппаратлары куллану буенча пилот проектында катнашучы 4 төбәк арасында.

Бу хакта сишәмбе көнне Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта да сүз барды. Россия Федераль салым службасының Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин тере акча һәм түләү карталары белән исәп-хисап ясаганда әлеге контроль-касса аппаратларын куллану турында сөйләде. Тәҗрибәнең асылы шунда: мондый контроль-касса аппаратын кулланып исәп-хисап ясаучы салым түләүчеләр бу техникага махсус программалы җайланма тоташтыралар. Ул касса чегындагы мәгълүматны онлайн-режимда салым службасына җибәреп тора. Марат Сафиуллин фикеренчә, мондый технология кертү тере акчаларның законсыз әйләнешен азайтачак һәм бюджетка акча керүне арттырачак, законсыз эшмәкәрлек эшчәнлегенә юл к уймаячак.
- Тәҗрибә ирекле нигездә үткәрелә, анда эшмәкәр дә, исәп-хисаплар ясап торучы һәм салым органында исәптә булган предприятие дә катнаша ала, - диде баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова.
- Яңа модель контроль-касса аппаратын эшләүчеләр аның дәүләт өчен дә, бизнес өчен дә өстенлекләрен билгеләп үтәләр. Хәзерге вакытта Татарстанда 70тән артык салым түләүче пилот проектына кушылган инде, алар асылда эре сәүдә челтәрләре һәм зур кредит предприятиеләре. Ә бу тәҗрибә буенча төп нәтиҗәләрне 2015 елда күрергә булачак, диде видеобрифингта Марат Сафиуллин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X