Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат эзтабарлары беренче трофейлар тапкан

    Бүген без Волгоград өлкәсендәге хәрби бәрелешләр урынында казу эшләрендә катнашучы якташларыбыз белән элемтәгә кердек.

    Чистайның "Выстрел" хәрби-патриотик отряды составында алар язгы вахтада эзләнү эшләре алып барыр өчен урыннар билгелиләр.
    - Орловка авылы янында танк күпере һәм кара кыр тирәсендә казыйбыз. Биредә 120нче укчы дивизия сугышкан, - дип сөйләде безгә лагерь коменданты Владимир Малыгин.
    Көзге вахатаның берничә көне эчендә эзтабарлар җирдән кораллар, гильзалар һәм башка күп трофей чыгарырга өлгергәннәр, алдан фаразланганча, алар район музейларында үз урыннарын табачак.
    Үзләренең сәяхәте турында эзтабарлар кайту белән үк сөйләргә ышандырдылар.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: