Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат эзтабарлары чираттагы хәтер вахтасыннан кайттылар һәм трофейларын район музеена тапшырдылар

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге каршындагы "Легенда" хәрби-патриотик отряды "Красноярск-Енисей 2" һәм Архангельскиның "Следопыты" күчмә отрядлары белән берлектә Волгоград өлкәсенең Россоша авылы янында казу эшләрендә катнашты.

Вахта 10 көн дәвам итте. Нәтиҗәдә 10 сугышчының җәсәде табылган, берсенең медальоны да булган, ул хәзер экспертизада.
"Легенда"ны эзләнү эшләрендә күп тапкырлар катнашкан Владимир Малыгин җитәкләде. Отряд составында "Нурлатнефть" НГДУсы вәкиле Николай Паймухин, "Энергосервис"тан Александр Корнилов, шулай ук Серафим Саровский приходы настоятеле иерей Ростислав та бар иде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге археология институтының кече хезмәткәре Александр Губин да нурлатлылар белән бер командада эшләгән. Вахтаның азагында ел дәвамында җир астыннан күтәрелгән 552 Бөек Ватан сугышы солдатының җәсәде җиргә иңдерелгән, тик аларның 17сенең генә исемнәрен ачыклый алганнар.
Бу көннәрдә эзтабарлар үзләренең табылдыкларын Нурлат шәһәренең Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеена тапшырдылар. Алар арасында солдат төймәләре, немец сапер көрәге һәм шартлаган фугас калдыклары бар. Башка экспонатлар өлешчә реставрацияләнгәннән соң районның мәктәп музейларында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат