Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат эзтабарлары район музеена трофейлар алып кайттылар

Кичә кичен алар көзге разведка вахтасыннан кайттылар, ул 30 августтан 9 сентябрьгә кадәр Волгоград өлкәсендә үтте.

Без якташларыбызның җыелма отряд составында эзләнү казуларында катнашулары турында язгалаган идек инде. Бу юлы сәяхәттән кайтуга ук алар эшләренең нәтиҗәләрен безнең белән уртаклаштылар.
- Саклану министрлыгы үзәк архивының документлары һәм карталары буенча без "Черное поле" һәм "Барсучья балка" тирәләрен тикшердек, анда 1942 елның августында безнең 66нчы армия катнашында сугышлар барган. Бу вахта киләсе язда район мәктәпләре укучылары белән эзләнү-казу эшләре үткәрүгә әзерлек максатыннан үткәрелде. Кыр шартларында, палаткаларда яшәдек. Казу эшләре барышында җирдән 5 сугышчының җәсәден күтәрдек, - дип сөйләде безгә дә Алексей Халипа һәм Владимир Малыгин.
Эзтабарларның сүзләренә караганда, вахта барышында көчле яңгырлар яуган, алар, әлбәттә инде, казу эшләренә комачаулаганнар. Тик шулай да эзтабарлар район музейлары өчен шактый экспонат табарга өлгергән. Сапер көрәкләре, каскалар, гильза, солдат котелоклары калдыклары мәктәп укучыларына туган ягыбыз тарихын өйрәнгәндә күрсәтмә материал булып хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат