Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат “Факел”ы көндәшләрен аямый

Республиканың Ачык футбол лигасында чыгыш ясаучы Нурлат "Факелы" соңгы турларда турнир хтәлен шактый яхшырта алды.

Мисал өчен, чираттагы турларның берсендә "Факел" ИФК "Земля" командасын 7:3 исәбенә бирелдерде. Ә соңгы 7нче турда "Весна"ны 8:0 исәбенә тар-мар итте. Бу матчта Илдар Хәбибуллин көндәшләре капкасына дүрт, Виктор Карпов, Алексей Кириллов икешәр гол кертә алдылар. Ә "Факел"ның капкачысы Михаил Садовников 6 һәм 7нче турларның иң яхшы уенчысы дип танылды. Михаилга әле 15 кенә яшь, һәм ул футболга юлны Юрий Никитин секциясендә башлаган. Тиздән Миахил Садовниковны Ачык футбол лигасы президенты Сергей Харламов тантаналы шартларда котларга һәм иң яхшы уенчы исеме өчен бүләген дә тапшырырга тиеш, ди "Факел" командасы җитәкчесе Фәнис Хөснетдинов. Бүгенге көнгә Нурлат футболчыларының алты очкосы бар.
- 8 мартта футбол бәйрәме Нурлатка да килергә тиеш, - дип планнары белән уртаклаша Фәнис Хөснетдинов. - Бу көнне без шикәрчеләр бистәсендәге стадионда Казанның "Дентра" командасын кабул итәргә плалаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Футбол Факел