Нурлат фермерлары Грант оттылар
Районнан ике фермер "Эш башлаучы фермер" дәүләт программасы буенча конкурста катнашып, Грант отып кайттылар.
Иске Әмзәдән Гөлия Асылханова 1 млн 300 мең сумлык, ә Яңа Әлмәттән Фәнил Гарифуллин 1 млн. 450 мең сумлык Грантка ия булдылар. Әлеге конкурста катнашу өчен районнан 3 фермер заявка биргән иде. Бүген икенче - ферманы үстерү дәүләт программасы буенча конкурс утырыш була, анда бездән 6 кеше катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев