Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат фермерлары съезда катнашты

Узган атна азагында Казанда үткән Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XIV съездында Нурлат фермерлары да катнашты.

Районның фермерлар ассоциациясе рәисе, бу көнне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Мактау грамотасы һәм исемле сәгать алган Эдуард Иванов съезддан алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.
- ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында үткән съезд бүгенге көндә фермерларны борчый торган проблемаларны күтәрү, аларны бергәләшеп хәл итү юлларын эзләү ягыннан бик файдалы булды. Иң беренче чиратта бу пай җирләрен рәсмиләштерүгә кагылышлы иде. ТР Фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров үзенең докладында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә фермерлар эшкәртә торган барлык җирләрнең 86 проценты бүгенгә кадәр аларга закон буенча беркетелмәгән. е Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проблеманы Дәүләт Советы дәрәҗәсендә хәл итәргә вәгъдә бирде. Миңа калса, тиешле закон кабул ителсә, бу фермерлар өчен бик файдалы булыр иде, чөнки пай участоклары хуҗалары еш кына үзләренең җирләренең кайда урнашканлыгын да белмиләр бит.
Әлбәттә инде, съезд тәҗрибә уртаклашу ягыннан да бик файдалы булды. Безнең әле яңа гына оешкан Фермерлар ассоциациясе өчен исә бу аеруча кирәк әле. Аннан районыбызда уңышлы эшләп килүче "Восток" авыл хуҗалыгы кооперативы башлыгы Марсель Сабировның үз тәҗрибәсенән чыгып чыгыш ясавы да шактый кызыклы булды. Ул үз чыгышында нигездә район фермерларының уңышлары, эшчәнлек юнәлешләре, ассоциациябезнең планнары белән таныштырды һәм бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кооперативларын борчыган көнүзәк проблемаларны күтәрде. "Восток" кооперативы бүгенге көндә Нурлат, Аксубай, Самара өлкәсенең Чаллы Башы районнарыннан барлыгы 21 торак пункттан сөт җыю белән шөгыльләнә, күптән түгел ачылган үз заводы биредә көн саен 5 тонналап сөтне эшкәртергә мөмкинлек бирә.
Съездда фермерлыкның безнең өчен гадәти булган терлекчелек һәм үсемлекчелек юнәлешләреннән тыш, гаилә бизнесын үстерү, аграр туризм һәм башкалар турында да сүз булды. Яшел Үзән районыннан Илдар Ситдыйковның җиләкләр үстерү тәҗрибәсе дә кызыклы гына. Өстәвенә, фермер кызыксынучыларга ярдәм итәргә әзер икәнлеген дә белдерде. Бу уңайдан шул көннәрдә Яшел Үзән районына барып, җиләк үстерүнең серләре белән танышып кайтырга дигән теләгебез дә бар.
Шунысы сөенечле, бүгенге көндә фермерлык хәрәкәте үсештә. Республикада бөртекнең һәр бишенче, бәрәңгенең һәр өченче тоннасы фермерлык хуҗалыкларынада җитештерелә, тулаем авыл хуҗалыгы продуктының 54,6 процентын фермерларга туры килә, диелде съездда. Фәрит Мөхәммәтшин да соңгы берничә елдагы корылык шартларында шәхси хуҗалыклар күпкә ныграк һәм үзгәрешләргә чыдамрак булуын күрсәтте, шуңа да алга таба крестьян һәм фермерлык хуҗалыкларына, кулланучылар кооперативларына бар яктан да ярдәм итеп торачакбыз, диде. Авылларда инде фермерларның гаилә династияләре үсеп җиткән. Съездда аларны үрнәк итеп куеп, сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Гомумән, съезд алга таба да зур энтузиазм, яңа дәрт белән эшләргә этәргеч бирүче матур чара булып узды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат съезд фермеры