Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат фермерлары Яңа 2015 елны зур өметләр белән көтә

    2015нче ел - Көнчыгыш календаре буенча Сарык яки Кәҗә елы. Шуңа да сарык һәм кәҗә асраучылар аны аеруча зур өметләр белән көтеп ала. Районда гаилә фермаларында 1748 баш сарык, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 7874 баш сарык һәм кәҗә асрала.

    Ришат һәм Гөлшат Сатдаровларның гаилә фермасы булып эшли башлауларына 3 ел гына булса да, үсеш күзгә күренерлек - баш санын 100дән 600гә кадәр җиткерә алдылар.
    Астрология буенча, сарык муллык, тотрыклылыкны чагылдыручы ел символы санала. Һәм Сатдаровлар яңа елның үзләре генә түгел, бар гаиләләр өчен дә тотрыклы һәм имин үтүен телиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: