Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат фермеры Ильяс Тямаев быел аркылыга-буйга чәчеп откан

    Һәр яңалыкның нигезендә күптән онытылган нәрсәләр ята диюләре дөрестер, күрәсең. Әнә, Кормыш микрорайонында яшәп, озак еллар фермерлык белән шөгыльләнүче Ильяс ага Тямаев берничә ел дәвам иткән корылык белән искечә яңа ысул - аркылыга-буйга чәчү ярдәмендә көрәшергә карар кылган.

    - Мондый алым элек тә кулланыла иде бит. Болай чәчкәндә орлыклар туфракта тигезрәк урнаша. Үсентеләр җирдән дым, яктылык, җылылык һәм файдалы матдәләрне күбрәк ала, - ди фермер.
    Сүз дә юк, аркылыга-буйга чәчүнең кимчелекләре дә бар анысы. Бер басуда башта аркылыга, аннан буйга чәчкәндә эш озаккарак сузыла, аннан орлык, ягулык та күбрәк китә. Әмма коры елда бу үз-үзен аклый, дип саный фермер. Әнә, бодай басуы быелгы шартларда да яхшы уңыш белән сөендергән.
    - Бодай быел 20 гектарда безнең. Уртача уңыш 20-25 центнерлап чыга, - ди тәҗрибәле фермер. - Узган елда монда күпьеллыклар иде, аннан ашламаларын да вакытында керттек, шуның да нәтиҗәсе бу.
    Бу көннәрдә хуҗалыкның бодай басуында кызу эш кайный. Фермерның "Нива" комбайны инде басуда 30 елга якын эшләсә дә, хуҗасына көйле хезмәт күрсәтә әле. Аның руле артына Ильяс ага үзе утыра. Олы улы Ленар МТЗ тракторы белән басуда калган барлык саламны җыйдырып, төргәкләргә салып бара.
    Салам төргәкләренең гадәти төргәкләрдән күпкә кечерәк булуы күзгә ташлана.
    - Мондыйлар төяргә, алып кайтырга да җайлы, аннан сарыклар өчен менә дигән, - ди Ленар Тямаев. Мондый пресс-җыйгычны кайчандыр Тямаевлар Грант акчасына сатып алган булган, быел янә районнан төргәкле җыйгыч та биргәннәр әле үзләренә, анысын печән җыйганда кулланырга ниятлиләр.
    ... Ул да түгел, ЗИЛ машинасына утырып, икенче улы Илнар да килеп җитә, бу көннәрдә аның вазифасы - суктырылган ашлыкны ташып өлгертү. Гомумән, Илнар фермер хуҗалыгында әтисе белән янәшә торып эшли, алга таба сарык фермасы янәшәсендә 30 баш мөгезле эре терлек өчен ферма төзергә дигән планы да юк түгел.
    Аңа кадәр әле Тямаевларның 13 гектарда үстерелгән печән орлыгын җыеп аласылары, инде искереп бара торган күпьеллыклар урынына көздән яңасын чәчеп өлгерәселәре бар. Печән орлыгының уңышы да яхшы күренә, гектарыннан 3 центнерлар чыгар, дип өметләнә Тямаевлар. Районда люцерна орлыгы үстерү белән шөгыльләнүчеләр башка юк диярлек, шуңа да гадәттә аны урнаштыру белән проблемалары булмый. Шул ук вакытта азык әзерләүне дә янга калдырырга ярамый, диләр. Әнә, күптән түгел генә 3000ләп төргәк борчак саламы да әзерләп куйганнар. Сүз дә юк, хуҗалыкта бер вакытта терлекчелек белән игенчелек тармакларын, шуңа өстәп тагы орлыкчылык эшен дә тигез алып бару җиңелләрдән түгел. Әмма бар күңелең белән алынып, фермерлыкны гаилә эше итә алганда, барына да җитешергә була икән ул - бүген районның иң тәҗрибәле беренче фермеры әнә шундый нәтиҗә ясый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: