Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат “форпостчылары"ның иң көчлеләре 9нчы мәктәптә

"Форпост" үзәгенең традицион хәрби-патриотик спартакиадасы өченче ел уздырыла инде

Егет-кызлар быел автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу, пневматик мылтыктан ату, ераклыкка сикерү кебек ярышларда үз көчләрен сыный алдылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, быелгы Спартакиадада 9нчы мәктәп укучылары иң яхшылардан дип табылды. Шунысын да әйтик, алар район гына түгел, ә республика бәйгеләрендә дә даими рәвештә призлы урыннар алып торалар. Икенче урынны - 3нче, өченчене 2нче мәктәпләр алды. Шулай ук шәхси зачетта да иң-иңнәр ачыкланды. Мисал өчен, 9нчы мәктәптән Карина Хәйбуллина үзе катнашкан барлык дисциплиналарда да призлы урыннар яулады.
- Әлегә спартакиада шәһәр мәктәпләре арасында гына уздырылды, әмма инде февральдә авыл укучылары арасында да шундый ярышлар үткәрергә планлаштырабыз, - дип вәгъдә итте Нурлат "Форпосты" директоры Альберт Садретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев