Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат "Форпосты" республикада өченче урында

"Форпост" яшьләр формированиесенең Нурлат оешмасы республика буенча III урын алды.

Шуны раслаган дипломны "Форпост"ның күптән түгел Казанда узган VII республика слетында аның директоры Андрей Рыков тапшырды. "Нәтиҗәләр чыгарганда, һәйкәлләргә веноклар кую акциясеннән алып, төрле фестивальләр, "Аҗаган" уеннарында актив катнашуыбызга кадәр исәпкә алдылар", - ди "Форпост"ның Нурлат оешмасы җитәкчесе Альберт Садретдинов. Дипломга өстәп исә спорт-туризм инвентарьлары алыр өчен сертификат та бирелгән. Моннан тыш, яшьләр сәясәте юнәлешендә актив эш алып барганнары өчен райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, "Форпост"ның баш бухгалтеры Әлфия Билданова һәм райбашкарма комитетының опека-попечительлек бүлеге начальнигы Ирина Савинова да тармак министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан Нурлат районы "Форпост"