Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат футболчылары кышкы сезонны тәмамлады

Республиканың футбол буенча Ачык лигасы беренчелеге тәмамланды. Әлеге турнирда үз тарихында беренче тапкыр катнашкан Нурлат "Факелы" анда унҗиде команда арасыннан алтынчы урын алды. Шул рәвешле "Факел" кышкы сезона да нокта куйды.

Чыннан да, быелгы сезон Нурлат футбол сөючеләре өчен истә калырлык булды. "Факел" җитәкчесе Фәнис Хөснетдинов та шулай дин саный.
- Күп еллык тәнәфестән соң, шундый җитди турнирда катнашу зур бәхет ул. Аннан, футболчыларыбызның бары тик унҗиде башкала командасы гына чыгыш ясаган Лигада алтынчы булулары да бик сөенечле хәл. Ә иң мөһиме без быел Лиганың бер турын үзебез мәйданда уздырып, җанатарларга зур бүләк тә ясый алдык, - ди ул.
Футболчыларның җәйге сезонга планнары анык тәүгел әле: барысы да мөмкинлекләрдән һәм район җитәкчелегенең мөнәсәбәтеннән торачак.
Шул көннәрдә исә "Факел" Чаллы Башы футболчылары белән дә иптәшләрчә очрашу уздырды һәм 3:0 исәбенә җиңү яулады. Бу уенда голларны Алик Вәлиуллин, Руслан Сафин һәм Валерий Власов керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат