Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат футболчылары республика беренчелегендә катнаша

Күп елларга сузылган "йокыдан" соң, ниһаять, Нурлат футболчылары республика мәйданында үз көчләрен сынамакчы. Безнең команда ТР беренчелегенең II лигасында "АТП-Факел" исеме астында чыгыш ясый.

Әлеге Лигада унике команда көч сынаша, алар өч төркемгә бүленгән. "АТП-Факел"га Аксубайның "Аксу", Болгарның "Волна" һәм "Лениногорск" командалары белән алышырга туры киләчәк. Күптән түгел Аксубайда турнирның беренче әйләнеше үтте һәм ул нурлатлылар өчен шактый уңышлы булды. "АТП-Факел" беренче уенда хуҗалар белән 0:0 исәенә уйнады. Аннан "Лениногорск"ны 3:0 исәбенә отты. Бу матчта голларны Искәндәр Әхмәтов, Руслан Хөсәенов һәм Иван Егоров керттеләр. Әйләнешнең соңгы уенында Болгарның "Волна"сын 2:0га бирелдерделәр (берсе - автогол, бер туп Роберт Гомәров исәбендә). Шул рәвешле, "АТП-Факел" беренче әйләнештә җиде очко җыеп, үз төркемендә турнир таблицасының беренче әаскычына күтәрелде. Шунысы сөенечле, нурлатлылар көндәшләре капкасына биш туп кертте, ә үзләренекенә берне дә үткәрмәде. Гомумән, беренче әйләнеш нәтиҗәләре буенча, Лигада катнашучы барлык унике команда арасында да бары тик "АТП-Факел"ның капкачысы Михаил Садовников кына үз капкасын "коры" көе саклый алды.
- Стартны ярыйсы ук яхшы алдык, - ди беренче мачтларга нәтиҗә ясап команданың җитәкчесе Марат Хәмидуллин. - "АТП-Факел"га шәһәрдәге барлык командаларның да иң яхшы футболчылары тупланды. Әлбәттә, республика беренчелеге кебек мәртәбәле турнирда катнашу зур җаваплылык, әзерлек сорый. Шөкер, безнең бу идеябезне район җитәкчелеге хуплады, булышты. Аннан, Илдар Гарифуллин, Әгъләм Кәбиров кебек шәһәрдәге предприятие җитәкчеләре бик теләп ярдәм кулы суздылар. Футболчыларыбыз исә беренчелектә мөмкин кадәр алга узар өчен бар көчен куячак.
Беренчелекнең икенче әйләнеше 26-27 июльдә узачак. Нурлатлыларга шул ук көндәшләр белән тагы өч очрашу үткәрәсе була. Биредә "АТП-Факел"га көчлеләр арасына үтеп, финал этабында көрәшен дәвам итәр өчен нибары бер җиңү дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт