Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат футболчыларын финал көтә

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең өлкән төркем футболчылары республика беренчелегенең финал этабына үттеләр.

Шул көннәрдә футзал буенча (мини-футбол) беренчелекнең зона этаплары төгәлләнде. Анда ДЮСШның тренерлар Юрий Никитин һәм Шамил Тюкаев кул астында шөгыльләнүче футболчылары барлык яшь категориясендә дә катнаштылар. Мәсәлән, кече яшьтәге футболчыларыбыз, зур футбол буенча республикада III урын алсалар да, мини-футбол беренчелегендә тәүге тапкыр катнаштылар. Алар Аксубайда узган зона этабыннан III урын белән кайтты. Спорт мәктәбенең урта төркемдәге командасы Болгардагы зона этабында бер җиңелү ачысы гына татып, II урын алды. Ә менә 1998-1999 елгы өлкәнрәк яштәге футболчыларыбыз өчен зона этабы Базарлы Матакта үтте, һәм алар барлык биш көндәшләрен дә отып, беренчелекнең финалына юллама яуладылар. Тренерлар әйтүенчә, команданың уңышына капкачылар Михаил Садовников белән Роман Крайнов, Тимур Полуэктов, Роман Газизуллин, Илья Приказчиков кебек уенчылар аерата зур өлеш керткәннәр икән. Бу көннәрдә егетләр Мамадышта узачак финал уеннарына әзерләнә. Анда исә футболчыларыбызга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдән килгән командаларга каршы торырга туры киләчәк.
Илназ Мөбарәкшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат