Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат футболына “Рубин”ның экс-капитаны Сергей Харламов алынды

Узган атнда Нурлатның "Факел" командасы Ачык футбол Лигасының тугызынчы туры кысаларында Казанның "Дентро"сын кабул итте һәм 1:0 исәбенә җиңүгә иреште.

Күп елларга сузылган тәнәфестән соң, Нурлат янә зур футбол сулышын тойды: узган атнада "Факел" Ачык футбол лигасының чираттагы туры кысаларында Казанның "Дентро" командасын кабул итте.
Зарыгып көткән бу көн нурлатлылар өчен зур бәйрәмгә әверелде: матч башланыр алдыннан дәртле музыка яңгырап торды, тиз арада стадион тутырып тамашачылар җыелды. "Бу очрашуны күпләр көтте. Мин исә жанатар, элеккеге футболчы буларак бу бәйрәмне оештыручыларга: Лиганың президенты Сергей Харламовка, район җитәкчелегенә олы рәхмәт әйтәсем килә. Һәм бу уенның Нурлаттагы футбол бәйрәменең соңгфысы булмасына иманым камил", - ди футбол ветераны Марат Лотфуллин. Ә уен башланыр алдыннан исә мәртәбәле кунаклар катнашында матчны тантаналы ачу чарасы да булды. Барлык футболчыларны да һәм спорт сөючеләрне Ачык футбол лигасының президенты, "Рубин" командасының элеккеге капитаны Сергей Харламов сәламләде һәм нурлатлыларны зур футболга кайтулары белән тәбрикләде.
- Сез Нурлатның зур футбол гаиләсенә кушылуы өчен менә бу егеткә рәхмәт әйтергә тиеш, - диде ул "Факел" командасының җитәкчесе Фәнис Хөснетдиновны күз алдында тотып. - Аның үҗәтлеге һәм футболчыларның тырышлыгы аркасында Нурлатта футболның алга таба үсәчәгенә шигем юк.
Шунда ук Сергей Харламов тагы бер күңелле хәбәр дә җиткерде: Ачык лиганың регламенты буенча барлык шартлар да үтәлсә, Нурлатның "Көньяк" зонасында футбол башкаласына әверелү ихималы бар, һәм биредә Галимҗан Хөсәенов исемендәге дивизион булдырылачак, диде Сергей Харламов. Бу хәбәрне футболчылар да, күп санлы тамашачылар да көчле алкышлар белән кабул итте. Аннан футболчылар мәйданчыкка юнәлделәр һәм, ниһаять, баш хөкемдарның егерме елдан артык көттергән сыбызгы тавышы яңгырады - Нурлат футболының яңа этабына нигез салу иде бу. Әлбәттә, өйдәге беренче уенда, өстәвенә шулкадәр тамашачы алга куып торганда, "факеллылар" беренче минутларда ук һөҗүмгә ыргылдылар. Карлы мәйданчык әлләни осталык күрсәтергә мөмкинлек бирмәсә дә, уен җанатарларны башыннан азагына кадәр киеренкелектә тотты. Шикәрчеләр бистәсе стадионы бу кадәр эмоцияләр, хис-тойгыларны күптәннән күргәне булмагандыр. Ә беренче таймның егерменче минутларында җанатарларның шатлыклы авазлары бөтен шәһәрне яңгыраткандыр: Илназ Фәйзуллин биргән пастан файдаланып, Виталий Карпов "Факел"ны алга чыгарды. Бу уңыштан соң да "Факел"ның мөмкинлелкәре шактый булды әле, әмма 1:0 исәбе матч азагына кадәр сакланды. Дөрес, хуҗаларга да шактый дулкынланырга туры килде, әмма нурлатлыларның капкачысы Михаил Садовников, 15 яшьтә генә булуына да карамастан, "Факел" капкасын кагылгысыз калдыра алды. Шул рәвешле "Факел" Лигадагы дүртенче җиңүен яулады һәм бүген ул турнир таблицасының 8нче урынында бара.
- Ниһаять, без үз уеныбызны таба башладык, - ди команданың җитәкчесе Фәнис Хөснетдинов. - Дөрес, бүген җанатарларның ярдәме дә, үз мәйданчыгыбызда уйнау да егетләргә ышаныч өстәде. Әлбәттә, һәрчак җиңәсе килә анысы, әмма иң мөһиме без Нурлатта зур футболны була алачагын исбатлыйбыз. Ачык футбол Лигасына кабул иткәне өчен аның президенты Сергей Харламовка рәхмәт. Ни дисәң дә, әлеге Лигада башкала командалары гына җыйналган бит. Ә Сергей Сергеевич безнең хәлгә керде, һәм Нурлат футболын үстерүгә зур тырышлык куячагын да әйтте.
Ә без исә Нурлат кырындагы чираттагы уен чирәмле өслектә үтәр дип ышанабыз һәм янә башкала кунакларын көтеп калабыз. Өстәвенә, район башкарма комитетыннан әйтүләренчә, яңа стадион да май-июнь айларында ачылырга тиеш, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат