Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат гаиләләре бакча өчен ана капиталыннан түлиләр

Порфирьевлар гаиләсе өчен быел балалар бакчасына түләү гаилә бюджетына шактый суга башлаган. Мәктәпкәчә яшьтәге ике балалары бар - ай саен бакча өчен 5 меңнән артыграк түләргә туры килә. Әни кеше үзе декреттан соң әлегә эш тапмаган, ягъни компенсация алмый. Шуңа да ана капиталын мәгариф учреждениеләре хезмәте өчен түләү мөмкинлеге гаиләгә...

Ана капиталын файдаланудагы үзгәрешләр турында Пенсия фондының Нурлат районы һәм шәһәре идарәсе начальнигы урынбасары Раиса Амелина сөйли:
- Россия Хөкүмәте ана капиталы акчаларын баланың укытуына тотуда үзгәрешләр кертте. Средстволарны дәүләт аккредитацияләре булган программалар буенча эшләүче мәгариф учреждениеләрендәге хезмәтләр өчен түләргә мөмкин. Элегрәк бу акчаларны мәгариф учреждениесе үзе дәүләт аккредитацияле булганда гына биредәге хезмәтләр өчен түләүгә тотарга була иде. Тиешле мәгариф программаларының аккредитациясен раслаучы документлар исемлеге (монда бала укытылучы белгечлек тә бар) Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсенең www.pfrrt.ru сайтында бирелгән. Средстволарны баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөртүгә юнәлтү өлешенә дә үзгәрешләр кертелде. Хәзер ана капиталы средстволарын бары тик баланы бакчага йөрткән, аны караган өчен генә дә кулланырга була (бу мәктәпкәчә учреждение белән килешүдә күрсәтелергә тиеш). Тик акчаларны өстәмә белем бирү хезмәтләренә, мисал өчен түгәрәкләргә түләү өчен тотарга ярамый.
Пенсия фонды идарәсендә билгеләп үтүләренчә, балалар бакчасы өчен ана капиталы белән түләү популярлаша бара. 25 гаилә шундый юлны сайлаган инде, тагын 51е - балаларны укытуга. 2115 кеше "әниләр акча"сын торак шартларын яхшыртуга тоткан.
- Федераль закон үз көченә кергәнне бирле идарәдә 2839 ана капиталы сертификаты бирелде, - ди Раиса Васильевна. - Ана капитлы средстволарын торак шартларын яхшыртуга, шул исәптән торак алуга яки төзүгә дип алынган кредитлар яки займнар буенча төп бурычны һәм процентларны, шул исәптән ипотека буенча да томаларга мөмкин булуын исегезгә төшерәбез. Шулай ук акчаларны әниләрнең пенсия тупланмалары средстволарын формалаштыруга да юнәлтергә мөмкин. Гамәлдәге закон нигезендә, ана капиталына хокук алу өчен серфтиикатка хокук бирүче баланың 2016нчы елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыккка алынуы кирәк. Шул ук вакытта сертифкатны алу яки аннан файдалану вакыты чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат маткапитал