Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

НУРЛАТ ГИМНАЗИЯДӘ ЮРИСТ ҺӨНӘРЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР

Гимназиядә хокукый белемнәр һәм хокук бозуларны профилактикалау айлыгы кысаларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулар традициягә керде. Күптән түгел бездә 9-11нче сыйныфлар өчен "Юрист һөнәре турында сөйләшик" исемле сыйныфтан тыш чара үтте. Быел ул Җинаятьләрне үтәтү Федераль службасы хезмәткәрләре катнашында узды. Гимназистлар белән очрашуга әлеге службаның Нурлат филиалы өлкән инспекторы,...

Гимназиядә хокукый белемнәр һәм хокук бозуларны профилактикалау айлыгы кысаларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулар традициягә керде. Күптән түгел бездә 9-11нче сыйныфлар өчен "Юрист һөнәре турында сөйләшик" исемле сыйныфтан тыш чара үтте. Быел ул Җинаятьләрне үтәтү Федераль службасы хезмәткәрләре катнашында узды. Гимназистлар белән очрашуга әлеге службаның Нурлат филиалы өлкән инспекторы, эчке служба капитаны Альберт Хәйруллин һәм эчке служба өлкән лейтенанты, инспектор Александр Николаев килделәр. Альберт Габделәхәтович үз службасының бурычлары турында җентекле һәм кызыклы итеп сөйләде, балаларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, алар арасында бу подразделениегә хезмәткә керү шартларына кагылышлылары да бар иде. "Кайда укырга була?", "Сездә һәркем дә эшли аламы?", "Сезнең служба хезмәткәрләрендә нинди
сыйфатлар булырга тиеш?" Сораулар тәнәфескә кыңгырау чыңлагач та бетмәде әле. Юрист һөнәренә бүгенге көндә ихтыяҗ юк һәм ул яшьләрдә кызыксыну уятмый, дисәләр дә, безнең очрашу моның киресен исбатлады: хокук саклау органнарында без белмәгән службалар, подразделениеләр бар әле, һәм аларда эшләү өчен нәкъ менә юрист һөнәре кирәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат