Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат хаҗилары очрашу үткәрде

Бүген, 31 октябрьдә районда хаҗилар очрашуы үтте. Чара ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром- Зүзәйнефть" җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин оештырган корбан ашы кысаларында узды. Хаҗилар белән очрашу танып-белү җәһәтеннән, бигрәк тәрбияви максатлардан оештырылды, әлбәттә. Андагы һәр сүз, һәр чыгыш күңелгә барып җитәрлек итеп, ихлас һәм уйландырырлык итеп яңгырады. - Кайбер...

Бүген, 31 октябрьдә районда хаҗилар очрашуы үтте. Чара ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром- Зүзәйнефть" җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин оештырган корбан ашы кысаларында узды. Хаҗилар белән очрашу танып-белү җәһәтеннән, бигрәк тәрбияви максатлардан оештырылды, әлбәттә. Андагы һәр сүз, һәр чыгыш күңелгә барып җитәрлек итеп, ихлас һәм уйландырырлык итеп яңгырады.
- Кайбер мәчетләрдә мондый очрашуларны алдагы елларда уздырсак та, район күләмендә болай зурлап җыелу беренче тапкыр, - диде район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов.
Очрашуга җыелган 100гә якын кеше - хаҗилар әлеге изге сәфәр хакында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, үз гыйлемнәре белән бүлештеләр. Мөхтәсибәт мондый чараны традициягә кертмәкче. "Гомумән, планнар бихисап. Алга таба районның эшмәкәрләре, педагоглары белән дә шундый очрашу-аралашу чаралары оештырмакчы булабыз", - ди Айрат хәзрәт.
Очрашу мул табыннар артында аралашып дәвам итте. Райондашлар әлеге чарадан рухи азык алып, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев