Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат хастаханәсенең баш табибы районның сәламәтлек саклау системасы ветераннарын бәйрәм белән котлады

Традиция буенча, июньнең беренче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул быел 15 июньгә туры килде. Аннан алдагы көндә Нурлат район хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов районның сәламәтлек саклау системасы ветераннары, озак еллар район хастаханәсе, бүлекләр белән җитәкчелек иткән кешеләр янына барды.

Башта Марат Йосыпов Шабаевларга килде. Табиблар династиясе башлыгы, Россия Федерациясенең атказанган табибы Зәкәрия Абдулла улы озак еллар дәвамында Нурлат район хастаханәсе белән җитәкчелек итте. Ә бу көнне аларга тормыш иптәше белән 1966нчы елда дипломлы яшь белгечләр булып район хастаханәсенә эшкә кайткан елларын тагы бер кат исләренә төшерергә җай чыкты. Элеккеге һәм бүгенге баш табибларның сөйләшер өчен уртак темалары күп булды.
Бу көнне Марат Йосыпов баш табибның элеккеге урынбасары, озак еллар поликлиниканың стоматология бүлеген җитәкләгән Рәшит Мостафин белән дә очрашты. Озак еллар район гинекологы булып эшләгән Валентина Тимофеева, поликлиника һәм стационарның терапия бүлекләрен җитәкләгән Зоя Нәбиуллина һәм Людмила Загородникова белән дә очрашу да уңай эмоцияләр бүләк итте. Марат Йосыпов аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырды. Бу алар өчен шатлыклы һәм көтелмәгән дә вакыйга булды. Чөнки моңа кадәр төрле вакыйгалар уңаеннан аларның үзләрен хастаханәгә чакырлар иде бит, ә һөнәри бәйрәм алдыннан баш тбаибның бүләкләр белән өйгә килеп котлавы беренче тапкыр булды. Ветераннар моның яңа традициягә әвереләсенә өметләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат