Нурлат игенчеләре республикада беренчеләрдән булып язгы чәчүгә чыктылар
Елдагыча чәчүне беренче булып "Сөләйманов Ә.И" КФХсы башлап җибәрде.
Чәршәмбе көнне алар 30 гектар мәйданда арпа чәчкәннәр. Районның башка хуҗалыклары да чәчүгә старт сызыгында. Берүк вакытта басуларда уҗымнарны һәм күпьеллыкларны өстәмә тукландыру дәвам итә. Уҗымнарга 2200, күпьеллыкларга 3000 гектарда өстәмә сый кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев