Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат имамнары документлы булды

Кичә районның 40 имам-хатыйбы шәһадәтнамә алды. Дүрт елга бер бирелүче һәм мәчетнең имамы булуын дәлилләүче документны Нурлат районы имамнарына республика мөфтие Камил Сәмигуллин тапшырды.

- Бүгенге очрашуыбыз иң элек имамнар белән аралашу, сорауларга җаваплар бирү һәм проблемаларны ачыклау максатыннан оештырылды, - ди мөфти. Шунда ук имамнарга таныклыклар да тапшырды.
Очрашу ике як өчен дә файдалы иде. Имамнарга хезмәт хакы түләү, мәчетләрдә коммуналь хезмәтләрне киметеп түләүгә ташламалар, намаз вакытлары, иман йортларын салуда мөфтияттән ярдәм һәм башка сорауларга тулы җаваплар алынды. Очрашуда экстремизмга каршы тору һәм конфессияара татулык мәсьәләсе дә кузгатылды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бу уңайдан мәчетләрдә вәгазьләр сөйләнүен, догалар кылынуын хәбәр итте.
- Ислам диненең экстремизмга катнашы юк, - диде Камил Сәмигуллин. - Безнең дин ярату-хөрмәткә нигезләнгән.
Түбән Нурлатның "Минсалих" мәчетендә узган бу очрашуда сөйләшүне ФСБ идарәсе хезмәткәре Ирек Незеев та дәвам итте.
- Тәртип үзегездән тора, - диде ФСБ идарәсе вәкиле дин әһелләрен үзара килешеп эшләргә чакырып.
Шәһадәтнамә тапшыру чарасының шулай оешкан тәртиптә узуына район имамнары да шат. Элегрәк документны махсус Казанга Диния нәзарәтенә барып алырга туры килгән булган икән. Әнә, указлы муллаларның берсе - Берлек мәчете имамы Рәфәс хәзрәт Ахунҗанов та бу уңайлыктан канәгать.
- Хәзер бит мәчетләрне, аларның җирләрен теркәү белән йөрибез, - ди имам-хатыйб. - Теркәү палатасында миннән шәһадәтнамәне сорадылар. Ә минем документның май аенда срогы чыккан иде. Элегрәк бит аны һәр елны бирәләр иде, хәзер срогы 4 елга кадәр озайтылган. Димәк, безгә ышаныч арткан, аны аклау өчен тырышып эшлисе була.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X