“Нурлат-информ”ның 18 ветераны “Үз ветераныңа “Дуслык”ка әбунә бүләк ит” акциясе кысаларында бүләк алды
Бүген “Татмедиа” АҖнең Нурлат филиалында эш көнебез күңелле вакыйгадан – “Үз ветераныңа “Дуслык”ка әбунтә бүләк ит” акциясе кысаларында ветераннарыбызны тәбрикләүдән башланып китте.
Телевидение һәм газета ветераннары Рәхимә Зәйдуллина белән Фаягөл Мостафинага Өлкәннәр көне уңаеннан изге теләкләрен җиткереп, “Нурлат-информ” җитәкчесе Резедә Гиняева район газетасына әбунә квитанцияләре һәм Өлкәннәр көненә багышланган район чарасына чакыру кәгазьләре тапшырды. Бу көннәрдә газетага әбунә рәвешендәге мондый бүләкне барлык 18 ветераныбыз да алачак.
-Мондый бүләккә без һәрчак шат. Бик кирәкле һәм файдалы ул, ярты ел дәвамында район вакыйгаларыннан хәбәрдар торачакбыз, – дип рәхмәтләрен җиткерде ветераннарыбыз.
Исегезгә төшерәбез, акциягә стартны кичә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин биргән иде. Ә без башка җитәкчеләрне, шәхси эшмәкәрләрне дә акциябезгә кушылырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев