Нурлат карьерында ир-ат батып үлде
Җомга, 26 июньдә, кичен карьерда чираттагы фаҗига: 1976 елгы ир-ат юатып үлде. Янгын сагының Нурлат гарнизоныннан хәбәр итүләренчә, су коенып алганнан соң, әлеге ир-ат ярга хәл алырга чыга.
Иптәшләре кайтырга җыена, әмма теге ир-ат янә суга керә, һәм тирәнлеге якынча 1,30 метрларга җиткән урында аның хәле начарая, ул тиз арада су астына китә. Үлүченең гәүдәсен водолазлар табып чыгара. Язгы-җәйге чорда Нурлат районында 7 кеше батып үлде инде: 2се - су коенганда, 3се - балык тотканда, 1се - криминаль очрак, 1се - тәне чамадан тыш суынудан. 2 очракта батып үлүчеләр эпилепсиядән иза чиккән икән, сулардагы фаҗигаларнең төп сәбәбе исә - алкоголь исереклеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев