Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат картлар һәм инвалидлар йортына грант булышкан

Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятенең Нурлат бүлеге үз алдына мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сәламәтлекләрен саклау һәм яхшырту, тормыш сыйфатларын күтәрү өчен шартлар булдыру, аларга игътибар бирү һәм кайгыртуны максат итеп куя.

Нәкъ шул максатлардан җәмгыять 2017 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурста катнашырга карар кыла да. Финанс ягын исәпләп, проект эшләгәннән соң оешма узган елның сентябрь аенда конкурста катнашу өчен гариза юллый. Озак та үтми конкурста җиңү турында шатлыклы хәбәр килеп ирешә. Ә бу – Нурлат картлар һәм инвалидлар йорты территориясен төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башлануын аңлата. Быел көзен инде биредә яшәүчеләр грант акчаларына төзелгән, асфальт түшәлгән һәм бордюрлар урнаштырылган яңа җәяүлеләр юлларыннан йөреп, сәламәтлекләрен ныгыта алды. Территориядә урнаштырылган эскәмияләр һәм ландшафт фигуралары бик җайлы мохит тудырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев