Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат картлар һәм өлкәннәр йортында яшәүчеләргә юбилей медальләре тапгшырылды

8 март бәйрәме кысаларында Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче сугыш инвалиды, ветеран толы һәм 20 тыл хезмәтчәне дә юбилей медальләренә ия булдылар. Бүләкләрне өлкәннәргә район башлыгы урынбасары тапшырды.

Флюра Ногманова өлкәннәрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, район җитәкчелегенең җылы теләкләрен җиткерде. Бу көнне РФ Президенты Владимир Путинның бүләгенә ия булган 22 кешенең һәркайсының үз язмышы. Сугыш михнәтләрен кичкән I группа инвалид, сугыш ветераны Габбас ага Батыршин инде 4 ел урын өстендә. Тыл хезмәтчәне Камил Йосыповка сугыш башланганда исә нибары 10 яшь була.
- 4 нче сыйныфны тәмамлап, колхозга эшкә чыктым, - ди Камил ага. - Шул еллар эчендә сугышта 2 абыем, авырып әнием үлде, әти сугышта иде. Без 4 бала шулай ялгыз үстек. Иң кечкенәбезгә нибары 5 яшь иде.
Юбилей медальләре тапшыру белән башланган чаоа "Ягез әле, әбиләр" конкурсы белән дәвам итте. Бу көнне әбиләр төрле конкрсларда, уеннарда ка тнаштылар, бәйрәм программасында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев