Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат картлар йортында яшәүчеләргә Пасха күчтәнәче – 120 коймак һәм күкәй

Мамык авылыннан Татьяна Павлова христианнарның язгы бәйрәме уңаеннан Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә шундый бүләк ясады.

- Бәйрәмнәр уңаеннан бүләкләр ясарга яратсам да мондый ук санда коймак пешергәнем юк иде әле,-диде Татьяна Алексеевна безнең белән әңгәмә вакытында.-Әмма шулкадәр кешегә бәйрәм кәефе бүләк итә алуыбызга гаиләм белән шатландык.
Картлар йортында бу көнне һәр тәрбияләнүчегә үз күчтәнәчләрен ясасалар да, бүләкнең артыгы булмый - истә калырлык күңелле игелек булган бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат