Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат кешесе кошлар өчен кышкы ашханә оештырган

Кышкы суык һәм бураннар кошлар өчен зур сынау.

Һәм бу көннәрдә алар кешеләрнең ярдәменә аеруча мохтаҗ.

- Узган кышта кошларга 5 капчык көнбагыш ашаттым. Быел 4 капчык әзерләп куйган идем әле. Җитмәсә тагы алырга булыр инде, - дип тәрәзә каршындагы җимлекләр янәшәсенә үк куелган савыттан җимне тарата Шамил ага Рәҗәпов. Ул да түгел, җимлекләргә кошлар җыела һәм чыркылдашып көнбагыш белән сыйлана башлый.

Аның һәр иртәсе шулай – тәрәзә каршындагы күпсанлы җимлекләренә җим салудан башлана. Бусы – иртәнге аш. Төшкесен соңрак – үзе мәчеттән өйлә намазыннан кайткач салачак. Шулай итеп, кошлар көн буена Шамил Галимҗановичның сыйларын ашап рәхәтләнәчәк. Кышкы көннең иртә караңгылануы да куркыныч түгел – берничә җимлек ут белән яктыртыла, аларны өйдән үк сузган хуҗа. Җимлекләр үзләре дә оригиналь – икесе мәчет бинасы формасында эшләнгән, кошлар өчен кечкенә тишекләр уелган. Бу җимлекләр – песнәкләр өчен. Алар янәшәсендә тәрәзә рамына тишек уеп өйдән сузылган чыбык игътибарны җәлеп итте.

Реклама

- Чыпчыклар өчен аерым җимлекләр бар, – дип каршыдагы агачларга эленгән беседка формасындагы җимлекләрне күрсәтә хуҗа. – Әмма чыпчыклар песнәкләргә караганда әрсезрәк, бирегә дә очып киләләр һәм песнәкләрне ашатмыйлар. Шуңа күрә чыбык белән куркытып куып җибәрәм үзләрен. Песнәкләргә кышын кайгырту күбрәк кирәк, аларның томшыклары нәзберек, табигатьтә орлыклар белән генә туклана һәм әлеге кошларның уннан бере генә кышны исән-имин чыгуы билгеле. Ә чыпчыклар төрле ризыклар белән туклана, бозлы ризыкны да ватып ашый алалар.

Кошларга көнбагыштан тыш, өйдә артык калган ипине киптереп һәм яхшылап төеп тә сала икән әле. Көнбагышны да, ипи валчыкларын да кошлар яратып ашыйлар. Ә кошлар өчен мондый кышкы ашханә оештыруына 15 еллап инде. Гомере буена тырыш хезмәттә булган, ТАССРның атказанган нефтьчесе исеменә ия Шамил Галимҗанович

бүген инде 9 дистәне тутырып килгәндә дә күп нәрсә белән кызыксына, төрле темаларга әдәбият укый. Ә кошларны ул күңел кушуы буенча, ихлас йөрәктән кайгырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X