Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат киленнәре сынатмый

    Кичә, 11 ноябрьдә, Биккол авылы мәдәният йортында "Киленбикә" район конкурсы зона турларының өченчесе үтте.

    Биредә Бикколдан Физалия Билданова, Фаилә Закирова, Әхмәттән Нурисә Галимова, Зирекледән Әлфинә Кәбирова, Миңсылу Мортазина, Фомадан Минния Әһлиуллина һәм Мөзәянә Солтанова катнашып, үзләренең аш-суга, җыр-биюгә оста, уңган киленнәр булуларын расладылар. Чара исә тулаем авыл халкы өчен дә зур чара булып узды, биредә авылның барлык бергә яшәүче килен-кайнаналарын, ихтирамга лаеклы әниләрне хөрмәтләделәр.
    "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Татар Конгрессы башкарма комитетының Нурлат бүлекләре, район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге инициативасы буенча оештырылган әлеге бәйгедә 15 авылдан 21 киленбикә катнашырга өлгергән инде. Бәйгенең чираттагысы Якты Күл авылында киләсе атнада үтәчәк.
    Чара турында тулырак газетаның чираттагы- җомга номерыннан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: