Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат китапханәчеләре үз бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

27 май - Бөтендөнья китапханәче көнендә Нурлат үзәк китапханәсендә бәйрәм семинары үтте.

Чараны җирлекара үзәк китапханә дирекеторы Роза Липатова ачты. Ул коллегаларын һөнәри бәйрәм белән котлады, эшләрендә иҗади уңышлар теләде һәм мәгълүмати технологияләр чорында китапханәчеләргә замана белән бергә атлау мөһим, дип билгеләп үтте. Китпханә өлкәсендә эшләүчеләрне котларга "Күңелле ноталар" иҗади коллективы килгән иде. Район башкарма комитетының мәдәни үсеш үзәге әйдәп баручы белгече Гүзәл Сәмәрханова район китапханәсенең ике хезмәткәре - әйдәп баручы белгеч Ольга Васильева һәм Андреевка авылы китапханәсе мөдире Нина Ивановага ТР Мәдәният министрлыгының грамоталарын тапшырды. Семинарда шулай ук Мәдәният елы уңаеннан игълан ителгән "2013нче ел китапханәчесе" һәм "Минем иҗат остаханәм" бәйгеләренә йомгак ясадылар. "Ел китапханәчесе" конкурсы 10 номинациядән торган. Китпаханә хезмәткәрләренә "Иҗат, осталык һәм уйлап чыгару", "Китапны тәкъдир итү", "Тәҗрибә һәм абруй", "Перспектива" номинацияләре буенча грамоталар тапшырылды. ТР Хөкүмәте Грантын откан балалар китапханәсе "Ел проекты" номинациясендә билгеләп үтелде. Шулай ук китапханәдә яңарыш лидерлары ачыкланды. Гомумән, бу көнне 27 китапханәче грамоталар белән билгеләп үтелде.
Китапханәче көненә үзәк китапханә хезмәткәрләре "Минем яраткан китабым" күргәзмәсе оештырганнар, ә авыл китапханәләре мөдирләре "Сүз - әдәби геройга" дип аталган конкурста катнаштылар, ул башкалар өчен мастер-класс рәвешендә үтте. Тамашачыларның тавыш бирүе нәтиҗәсендә биредә Сәләнгеш авыл китапхнәсе мөдире Татьяна Белогубова һәм Егоркино китапханәсе мөдире Еленга Наумова иң яхшылар дип табылды.
Чара бәйрәмчә чәй өстәле артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат