Һәр көнне - 100ләп кеше. Нурлат районы күпфункцияле үзәгенә уртача шулкадәр кеше мөрәҗәгать итә.
Үзәк директоры Татьяна Морозова әйтүенчә, иң күп мөрәҗәгатьләр җир мәсьәләсенә кагылышлы икән. Ә менә бер меңнән артык халкы булган авыллар өчен булдырылган ерагайтылган тәрәзә аша хезмәт күрсәтүне активлаштырасы бар әле, диде ул. Кызганычка каршы, авыл халкы бу уңайлыкның өстенлеген аңлап җиткерми бугай.