Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында катнашты

Шул көннәрдә Әлмәт шәһәрендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.

Әлеге ярышларда Нурлат спортчылары да матур чыгыш ясап кайттылар. Мисал өчен, Марсель Гозәеров һәм Илшат Әһлиуллин үз үлчәү категорияләрендә җиңүче исемнәре яуладылар. Шул рәвешле, Илшат Россия спорт остасы исеменә нормативны үтәде. Моннан тыш, III урын алган Илнур Миннебаев спорт соталыгына кандидат нормасын үти алды. Ярышлардан Илнур Сәетов, Адель Минвәлиев, Равил Мөхәммәтҗанов, Ранис Тямаев, Алмаз Мостафин та III урыннар алып кайттылар. Бүген Нурлат көрәшчеләре М.Җәлил истәлегенә Биектауда республика күләмендә узачак бәйгегә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат техника көрәш