Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат көрәшчеләренә сауна да булачак

Районның көрәш федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Нурлатнефть" җитәкчесе Илгиз Салихов Нурлат көрәшчеләренә зур ярышларга әзерләнү өчен мөмкин булган барлык шартларны да тудырырга алынды.

Илгиз Мисбахович федерацияне быелдан гына җитәкли әле, һәм күптән түгел депутат буларак үзенең чираттагы кабул итүендә ДЮСШ тренеры Расих Сәмигуллинны бик җентекләп тыңлаган, булышырга вәгъдә биргән иде ул. Хәзер исә конкрет гамәлләр кылына башлады. Мәсәлән, бу дүшәмбедә район көрәшчеләре һәм тренерлар белән Федерация президенты исеменнән "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Әндаров очрашты. Биредә көрәшчеләрнең район җыелма командасы өчен тудырылачак шартлар турында сөйләшенде, шулай ук тәкъдимнәр дә тыңланды. Шул рәвешле, җыелма команда Илгиз Салихов инициативасы белән "Нурлатнефть" идарәсенең М.Хуҗин исемендәге спорт комплексында шөгыльләнәчәк, икешәр атналык җыеннар вакытында туклану да СМЦ ашханәсендә оештырыла, моның өчен махсус меню да төзелгән, спорт комплексының саунасы да бу чорда спортчылар карамагында булачак. Моннан тыш, көрәшчеләр өчен келәмнәр, аммуниция, кирәкле инвентарьлар сатып алу да планлаштырыла. Кыскасы, район көрәшчеләренә моңарчы күрелмәгән шартлар тудырылачак. Расих Сәмигуллин әйткәнчә, мондый авансны көрәшчеләр акларга тиеш. "Җитәкчелек тарафыннан шулкадәр игътибар булгач, бездән дә сорау булачак, әлбәттә. Һәм без - көрәшчеләр дә, тренерлар да бу уңайдан барлык җаваплылыкны тоеп эш итәрбез дип ышанам. Чөнки, җыеннарга тотылачак чыгымнар бер дә аз түгел бит", - диде ул. Чыннан да, быелгы зур турнирлар алдыннан көрәшчеләр алты җыен уздырырга ниятли, һәм аларга тотылган чыгымнар кара исәп белән генә дә 400 мең сумнар тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат