Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат көрәшчеләренең зур “сикереше”

Милли көрәш буенча республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган традицион турнирдан "Нурлатнефть" НГДУсы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илфат Гыймадиев III урын алып кайтты.

Бу трнир утнтугызынчы тапкыр уздырыла инде, һәм ул зурлар арасында көзге сезонның беренче ярышы булып та саналар. Әлбәттә, Нурлат егетләре дә турнирның һәркайсында катнашып киләләр. Мисал өчен, шул ук Илфат Гыймадиев әле Казан дәүләт педагогия институтында укыга елларында ук анда башкаланың Авиатөзелеш районы өчен чыгыш ясап та осталык чарлаган. Дөрес, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәйгесендә җиңүләрен Нурлат командасы составында көрәшә башлагач яулады егет.
- Җиде еллап бу бәйгедә көрәшәм инде. Бер елны II урын алуга ирешкән идем. Әмма хәзерге вакытта өченче булу да бик дәрәҗәле. Гомумән, турнирда катнашучыларның осталыгы елдан-ел шомара, ә пьедесталга эләгү елдан-ел кыенлаша бара, - ди Россиянең спорт мастеры Илфат Гыймадиев.
Чыннан да, "Ак барс" көрәш сараенда ике көнгә сузылган бәйгедә быел 400дән артык көрәшче бил алышкан. Мәсәлән, Илфат чыгыш ясаган 130 килограммлы үлчәү категориясендә 47 көрәшче келәмгә чыккан. Димәк, Нурлат пәһлеванына иң көчле өчлеккә эләгү өчен җиде әйләнеш узарга туры килгән дигән сүз. Аннан, бу категориядә унлап спорт остасының да чыгыш ясавын да исәпкә алырга кирәктер. Башка егетләребезгә дә җиңелдән туры килмәде, әлбәттә. Шулай да Алмаз Мостафин - VII, иң авыр үлчәүдә көрәшкән Зөлфәт Сөнгатуллин VI урыннар алып, команданың очколар янчыгына үзләреннән яхшы өлеш кертә алдылар.
- Быелгы турнир Нурлат өчен уңышлы үтте дияргә тулы нигез бар, - дип саный шьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин. - Узган елгы ярышлар белән чагыштырганда, команда шактый зур сикереш ясады: ул чагында 25нче урында булсак, быел 55 команда арасында унөченче баскычка күтәрелдек. Бу күрсәткеч очраклы гына түгел, әлбәттә. Көрәшче егетләребез ДЮСШ тренеры Раил Рәхмәтуллин кул астында көннәр буе "Нурлатнефть" спорт комплексында көчәйтелгән тренировкалар уздырдылар.
Нурлат көрәшчеләре исә зур турнирдан соң бераз хәл җыйгач, янә ныклап шөгыльләнүләргә алындылар. Бүген алар ноябрь азагында Казанда узачак Татарстан беренчелегенә әзерләнә.
Һәм тагын. Быелгы турнирда командалар арасында җиңүне Әлмәт көрәшчеләре яулады. Белгәнебезчә, нефтьчеләр башкаласы өчен Нурлат егете Марсель Гозәеров та көрәшә һәм ул быелгы ярышларда IV урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат