Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат КВНчылары – финалда

    Кичә, 10 октябрәдә, Нурлат агарар техникумының "НАТс" КВН командасы Әлмәт шәһәрендә ярымфинал уеннарында катнашып, финалга юллама алды. Финал уеннары февраль аенда Казан шәһәрендә үтәчәк.

    Аграр техникумның КВН командасы республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелә торган КВН уеннарында ел да актив катнаша. Быел яңа - "НАТс" (Нурлат Аграр Техникумы) исеме астында алар башта дүшәмбе көнне 22 команда арасында сайлап алу ярышларын уңышлы үткәннәр, аннан ярымфинал уеннарында 17 команда белән көч сынашып, финалга чыкканнар.
    - Команда 8 кешедән тора, 6сы узган елгы уеннарда катнашкан II, III курс студентлары булса, быел I курстан янә ике студент кушылды, - ди техникум директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Венера Купцова. - Команда әгъзалары КВН уеннарына көн саен диярлек педагог-оештыручы Мария Мурзаханова белән бергәләп әзерләнделәр. Егет-кызларга шулай ук Артем Михеев ярдәм итте. Ә уенда "Визитка" һәм "Биатлон" турларын үтәргә туры килде. Хәзер исә Аграр техникум КВНчылары финал уеннарына әзерләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: