Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат кышының холкын фаразлап булмый

Хач ману суыклары озакка сузыла, ахрысы: Интернеттагы һава торышын фаразлауларга караганда, киләсе атнада янә температураның түбән төшүе көтелә. Шәһәр службалары суыкларда сер бирмәсме - сүзебез шул хакта.

- Суыкларга хәзер түгел, ә җәен үк әзерләнергә кирәк, - ди Нурлат җылылык челтәрләре җитәкчесе Рамил Шарапов. - Бездә 4 шәһәр котельнясы, район буенча мәктәпләр һәм балалар бакчаларын җылытучы 42 мини-котельня эшләтелә. Резерв казаннары да бар, әмма әлегә аларны тоташтыру ихтыяҗы юк. Штат режимында эшлибез һәм тагы да түбәнрәк температураларга да әзер торабыз. Мисал өчен, узган ел минус 35-37 градус та безнең эш графигын боза алмады. Әмма бу тынычланырга нигез түгел, әлбәттә. Службабыз слесарьлары, авария бригадалары тәүлек әйләнәсе кизүдә һәм теләсә кайсы вакытта сигналлар буенча чыгарга әзерләр.
Автовокзал хезмәткәрләре дә суыкларның маршрут авотбуслары хәрәкәтенә хилафлык китермәсенә өметләнәләр.
- Бу салкын көннәрдә шәһәрара маршрутларны да, район буенча автобус рейсларын да туктатып тормадык, өзеклекләр булмас та, дип өметләнәбез. Бездә тәҗрибәле шоферлар эшли, техникага яхшы ягулык салына, - диде автовокзал начальнигы Айрат Бәширов.
Район хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлегеннән һәм "Ашыгыч ярдәм" службасыннан әйтүләренчә, соңгы берничә суык көндә туңу һәм өшүгә бәйле мөрәҗәгатьләр булмаган икән.
Чулпан метеостанциясеннән әйтүләренчә, мондый салкын һава атна азагына кадәр дәвам итәчәк әле.
- Быелгы кышта әлегә -30 градуслы көчле суыклар күзәтелмәде, - диде метеостанция начальнигы Наталья Матвеева. - Узган ел 12 декабрьдә термометр баганасы -28гә төште, ә бу атнаның чәршәмбесендә -24...-29 булды. Декабрьнең өченче декадасында һәм гыйнварның беренче яртысында җылытты һәм югары температура режимы күзәтелде. 2012 елда -30 градуска кадәр булган көчле суыклар 29 гыйнварда күзәтелгән иде, февраль җылы килде, әмма март башында температура -29гә кадәр төште.
Кышын нинди генә һава торышы булмасын, бу безнең кәефләрдә чагылыш табарга тиеш түгел. Иң мөһиме - һава торышына карап киенергә, ерак юлга чыкканда, үзеңә җылы киемнәрне һәм машинаңа кирәк-яракларны кайгыртырга. Һәм 112 коткару телефоны номерын истә тотарга - кыш холкы алдан фаразларлык булмый бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат